һәр комбайнчы исәптә

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Комбайнчы Рөстәм Сәйфиев бөртеклеләрне урып-җыюга беренчеләрдән булып чыкты.

22 июльдә ул Олы Салтык бүлекчәсе басуларында эшләп, 182 центнер ашлык суктырган. 23 июльдә Яңа Сала бүлекчәсендә көзге арыш суктыра иде. Бу көнне ул йөк ташучы машиналар кузовына 356 центнер бодай бушаткан.

–Ул язын да яхшы эшләде,– ди Карамал бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Рәхимов. – тырмалауда һәм культивацияләүдә алдынгылар арасында иде. Тәҗрибәле һәм җаваплы механизатор, чирек гасырдан артык басуда эшли, бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белә. Рөстәм һәм аның кебекләр булганда, басуларда икмәк һәрвакыт игеннәр үсеп өлгерер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International