Әдәби хәзинә

2015 елның 31 июле, җомга

“Әдәби хәзинә” тапшыруын төшерү өчен ТНВ каналының иҗат төркеме безнең районда булып китте.

Алар татар әдәбияты классигы безнең якташыбыз Ибраһим Гази тормышы һәм иҗатын барлап авылара үзәк китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда һәм язучының кече ватаны Олы Карамал авылында булдылар. Ветераннар Энҗекәй Галимова, Роза Нәҗмиева, Сания Фәхретдинова, Динә Нәҗмиева белән әңгәмә кордылар. Мәктәп музеенда, авыл китапханәсендә олыкарамаллылар белән очраштылар. Тапшыру чыгу вакытын өстәмә хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International