Татарстан Республикасы территориясендә берничә ел инде индивидуаль җылыту системасына күчерүне күздә тоткан хөкүмәт программасы гамәлдә. Шушы программа кысаларында агымдагы елда районда Куйбышев Затон штпда 48 йортны, шулай ук социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла.
“Индивидуаль җылыту системасына күчерү буенча йортлардагы барлык эшләрне “Юниор проект” һәм “Газгидрострой” ООО подряд оешмалары алып бара. Районда 2 километрдан артык боҗралы газүткәргеч салынган, шул исәптән 815 метр яңа җир асты газүткәргече”,-ди Кама Тамагы районы буенча комплекслы газ хезмәте җитәкчесе Руслан Өлфәтов. Узган пәнҗешәмбедә Кама Тамагында индивидуаль җылыту казаннарына газ җибәрү буенча йортларның әзерлегенә дәүләт тикшерүе үткәрелде. Бу көнне составына “Буинскгаз”ЭПУ җитәкчесе Камил Латыйпов, газ хезмәте вәкилләре һәм районның җитәкчеләр составы кергән комиссия район үзәгендә ике йортта 16 фатирны кабул итте.
“Хәзер районда яшәүчеләрнең күбесе фатирларына индивидуаль җылыту казаннары урнаштырырга уйлый. Бу исә җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләүне киметү һәм шулай ук бинадагы температураны мөстәкыйль көйләү мөмкинлеге бирә. Газ казаннарын куюның өстенлекләре шактый. Әмма үзенчәлекләре дә бар, аларны да исәпкә алырга кирәк, мәсәлән яну продуктларын мәҗбүри чыгару,-ди Руслан Ашурали улы. –Халыкны газ казаннарын файдалануда куркынычсызлык мәсьәләләре, аның сыйфаты, фатирларга газ казаннары куйган өчен бәя дә кызыксындыра- бу сорауларның барысына да без халыкка тулы аңлатма бирәбез”,-дип сүзгә кушылды “Газгидрострой” ООО директоры Дмитрий Конкин.
– Без Кама Тамагы штпның Калинин урамындагы 9 йортта яшәүчеләр фикере белән дә кызыксындык, нәкъ менә аларда газ казаннарын кабул иттеләр. Надежда һәм Владимир Суховлар бер ел элек бу йорттан фатир сатып алган, беренче катта яшиләр. Яңалыкка уңай карыйлар һәм фатирлары җылы булыр дип ышаналар, шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр өчен түләү кими бит. “Хәзер без җылылыкны үзебез көйләп торачакбыз. Җәй айларында аны сүндереп торырга да була һәм моның өчен түләргә дә кирәкми. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки без икебез дә пенсионерлар”,-диде Надежда Северьяновна. Бу беренче карлыгач. Җылыту сезоны башланганчы подрядчылар күздә тотылган эш күләмен башкарырга вәгъдә бирә.