Казанда сабантуе уза

2015 елның 31 июле, җомга

1 август–шимбә көнне Казанда милли бәйрәм–Сабантуе гөрләячәк.

Милли бәйрәмне шушы вакытка күчерү, Сабан туен дөнья чемпионатына килгән кунакларга да күрсәтү өчен эшләнә. Быел ул, шулай ук, Казанның 1010 еллыгына да багышлана.

Оештыручылар театральләштерелгән тамаша, татар эстрадасы йолдызлары һәм бию коллективлары концерты, төрле уеннар, 200ләп батырны үзенә җыйган көрәш ярышы кунакларының күңеленә хуш киләчәк, дип ышандыра. Татарстанның 11 районы республика халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырып тамашалар тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International