Бакчасы - күңел юаткычы

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Районыбызда үрнәк алырлык, сокланырлык йорт яны бакчалары аз түгел. Рәсемдә Сатлыган авылыннан Өмия апа Галиева.

Аңа 84 яшь,гомере буе "Кама" колхозында сыер сауган, Мактау билгесе ордены кавалеры. Бүген дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, ул эшсез утырмый. Иң яраткан эше - яшелчәләр, чәчәкләр үстерү. Бакчасында петуния, дельфиниум, маргариткалар, астра, георгиннар шау чәчәктә утыра. Суганнан да мул уңыш җыеп алырга өлгергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International