Районыбызда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары һәм өлкән буын вәкилләрен өйләренә барып туган көннәре белән тәбрикләү матур традициягә әверелде. 2 август көнне Иске Казиле авылында яшәүче Ахметова Сания Миннур кызы да 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Сания апа, бүгенгесе көндә авылда ялгызы гомер кичерә. Үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә, ул елларны да, аннан соң да колхозда төрле эштә хезмәт куя. Тормыш иптәше белән 8 бала үстерәләр. Бүгенгесе көндә 14 оныгы, 6 оныкчыгы бар.
Кама Тамагы башкарма комитеты рәисе Павел Николаевич Лоханов, тыл һәм хезмәт ветераны Сания Миннур кызын юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм чәчәкләр тапшырды һәм җылы теләкләрен җиткерде. Юбилярга Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәтович, Кама Тамагы муниципаль район башлыгының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна, Иске Казиле авыл җирлеге сәркатибе Алсинә Зиннатуллина да җылы теләкләр теләделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Сания апа килгән кунакларга зур рәхмәтен җиткерде, изге теләкләр теләде.