Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында эш визиты белән булды

2015 елның 7 августы, җомга

Ул урып-җыю барышы һәм районда республика президент программаларын гамәлгә кую белән танышты.

Рөстәм Нургали улы бөртеклеләр урып-җыю алып барылган "Кама Тамагы" АХП басуларын карады, комбайнчылар белән аралашты.

Аннары ул кадет мәктәбенә капремонт һәм балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килгән Куйбышев Затонга юл алды. Рөстәм Миңнеханов караган соңгы объект - шушы көннәрдә генә капиталь ремонт тәмамланган янгын часте булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International