Программа эшли

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Бүген Кече Бортас авылында урамга вак таш җ әю эше актив алып барыла. Эшне шәхсән җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев контрольдә тота.

-Без ике торак пункт өчен 800 тонна вак таш алдык. 225 тоннасы бу авылга тотылачак, калганы Балчыклының Ленин һәм Карл Маркс урамнарына салыначак. Моннан тыш, Олы һәм Кече Бортас урамнары төзекләндерүгә үзсалым акчасы тотылачак.

-Урамнарыбызда каты өслек җәелүгә бик шатбыз,- ди шушы авылда яшәүче ханым.- Көз көне авылга кереп булмый иде, ммиңа исә иртән һәм кичен фермага барасы. Хәзер күпкә җиңелрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International