Комбайнчылар бердәм эшли

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Район басуларында унберенче көн инде «Ак Барс» холдингының Апас филиалы МТК комбайнчылары отряды эшли.

Инженер Таһир Латыйпов җитәкчелегендә Олег Ватрушкин, Равил Хәкимов, Зөлфәт Вәлиев, Илгизәр Надышев, Әнәс Габделхәев, Ринат Шәфигуллин, Рамил Фатыйхов 29 июльдә Бортас бүлекчәсендә 400 гектарны җыеп алган.

– Комбайнчылар барысы да тәҗрибәле. Югалтуларсыз җыеп ала белә, комбайннарын да эш барышында ремонтлый,– ди Таһир Латыйпов. – Әнә бүлекчә җитәкчесе ялганга юл куймас.

– Әйе, егетләр бердәм, өзеклекләрсез эшли, – дип раслады Ислам Шаһиев. – Безгә хәзер иң мөһиме – югалтуларга юл куймау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International