Балчыклыда өр яңа балалар мәйданчыгы

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Авылда мәктәпкәчә яшьтә 10 бала бар. Шуларның яртысы балалар бакчасына йөри.

29 июльдә биредә нәниләрне һәм аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын шатландырып, заманча җиһазланган уен мәйданчыгы ачылды. Җәйге ялларын авылда үткәрүче шәһәр балаларына да бик ошаган ул. Бертуган Айдар һәм Марсель Хәлиуллиннар: “ Бездә мондый матур мәйданчык юк, биредә рәхәтләнеп уйныйбыз.” Хәзер лаеклы ялда булучы, гомер буе хуҗалыкта сыер сауган Сөембикә Җиһангирева һәм Рузалия Сәгъдиева бирегә үзләренең оныклары белән килгән: “Авылыбызның болай матурлануына, халыккауңай шартлар булдырылуга бик шатланабыз”. Клуб мөдире Суфия Җәләлиева: “9 майда авылыбызның сугыш кырларында ятып калган каһарманнары хөрмәтенә яңа һәйкәл ачылды, инде менә мондый матур мәйданчыкка ия булдык. Болар барысы да уртак тырышлык һәм иганәчеләр –авылдашларыбыз Илдар һәм Илһам Шаиһаповлар ярдәме белән башкарылды”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International