Безнекеләр икенче. Афәрин!

2015 елның 11 августы, сишәмбе

9 вгустта районның волейбол командасы ТР волейбол федерациясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кубогына зона ярышларында катнашты.

Ярышлар теләчедәүткәрелде, анда дүрткоманда катнашты. Безнең спортчылар, Мамадыш районы җыелма командасына гына оттырып, икенче урынны алды. Команда капитаны Илнар Заһиров үз командасын җиңүгә грамоталы әзерләгән. Положение нигезендә командада бер хатын-кыз булырга тиеш. Ирина Хахалева куелган бурычны уңышлы башкарып чыкты.

Волейболчыларыбыз беренче тапкыр мондый ярышларда катнашты һәм бик яхшы нәтиҗәгә иреште. Уен тәҗрибә уртаклашу өчен дә, үз хаталарын һәм җитешсезлекләрен анализлау өчен файдалы булды. Спортчылар фикеренчә, мондый очрашулар районда волейболны үстерүгә файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International