Багаутдинова Разыя Хәнифулла кызы 1925 елның 8 нче августында Кама-Тамагы районы Балчыклы авылында туа.1939 елда Балчыклы 7 еллык мәктәбен тәмамлагач колхозда эшли башлый.14 яшьлек кыз бала төрле эшләрдә йөри,ул сарыклар да, бозаулар да карый. Кечкенә арба белән урманнан агач читән үрү өчен чыбыклар да ташыйлар .
Разыя апаның усмер еллары авыр сугыш елларына туры килә.1941 елда сугыш башлануга
әтиләрен сугышка алалар. Гаиләдә олы бала буларак бөтен авырлык Разыя апа җилкәсенә төшә. Бу чордагы хезмәтләрен Разыя апа күз яшьләрсез искә дә ала алмый.
Сугыш башлануга Займищега ике айга утын кисәргә җибәрәләр, аннан кайтуга Табай урманнарына. “ Мин булмаган урман,эшләмәгән эш калмады инде “-ди ул. Бик озак вакытлар чит нарядта була.Окоп казу эшләренә дә җибәрәләр аны.Яз көннәрендә Каратуннан чәчүлек орлыклар ташыйлар.Сугыш беткәннән соң да , шул чорның бөтен авырлыкларын күрә әле ул. Колхозда разнорабочий булып эшли, Балчыклы авылы клубында техничка булып лаеклы ялга чыга. 1953 елның 14 апрелендә шушы авыл егете Абрар абый белән тормыш корып 4 бала тәрбияләп устерәләр.
Бугенге көндэ Разыя әби тормышыннан канәгать, узен-узе йөртэ, улы хәм килене тәрбиясендэ 90 яшен тутырырга жыена.