Балалар сабантуе

2015 елның 17 августы, дүшәмбе
Аны Корьән сүрәләре белән районның мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин балаларны бәйрәм белән котлады. Аннан соң ислам дине буенча сорауларга бәйге булды. Балалар аятьләр, сүрәләр укыды. Өйлә намазыннан соң чара күңелле милли уеннар белән дәвам итте. һәркем призлар ота алды, ахырда бүләкләр таратылды. Катнашучылар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International