Елмаю бәйрәмгә билет булачак

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

30 августта районда Сабантуе бәйрәме үткәрелә торган мәйданда берьюлы берничә датага багышланган бәйрәм үткәрелә. Биредә каматамагылылар һәм кунаклар Республика көнен, районның 85 еллыгын һәм Кама Тамагы поселогы көнен билгеләп үтәчәк.

Анда һәркем күңеленә ошаганны табачак. Балыкчылар өчен иртәнге сәгать биштә башланачак «Идел-Кама» беренче балык тотучылар фестивале оештырыла. Бу вакытта ярышта катнашучыларны теркәү башлана, балыкны сәгать 6да тота башлыйлар, ә көндезге сәгать 11дә тотылган балык үлчәнеп, җиңүчеләрне котлыйлар. Тотылган балыктан бәйрәмдә катнашучылар өчен шулпа пешерләчәк. 12.00 сәгатьтә спорт мәйданчыкларында җанатарлар волейболчылар уенын караячак. Ярышларда районның ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары катнаша. Биредә үк яңадан ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчык оештырылачак. Иҗат кешеләре дә үзләре өчен күпкенәкызыклыны табачак. Алар өчен бу вакытта «Чәчәк бәйрәме» уздырыла. Чәчәкләрдән ясалган картиналар, киенү әйберләре, инсталляцияләр район халкын һәмкунакларны сөендерәчәк.

Моннан тыш, 11.00дән 14.00гә кадәр мәйданда район осталары ясаган эшләнмәләр, сувенирлар күргәзмә-сату оештырыла. Бәйрәм ахырында «Волга-Волга» төркеме чыгыш ясаячак.

Сезнең елмаю бәйрәмгә «билет» булачак. Бәйрәмгә килгән һәркемне фотога төшерәчәкләр. Иң яхшы елмаючы киләсче бәйрәмдә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International