Шахтерлар көне

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

29 августта Тенеш штпда шахтерлар һәм поселок көне үткәрелде. Әлеге уртак бәйрәм өченче ел инде поселокта яшәүчеләрне һәм кунакларны шатландыра. Бәйрәм үзенчәлекле башланып китте. Тенеш штп башлыгы Илсөя Гайнетдинова иҗат иткән поселок турындагы әкият сәхнәләштереп күрсәтелде. Бәйрәмнең тантаналы өлешен МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов ачты. Бәйрәм кунаклы предприятие һәм поселокның нәтиҗәле эшен билгеләп, барлык таучыларны да һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, киләчәк эшләрендә уңышлар теләделәр. Бәйрәм уңаеннан хезмәт алдынгылары Мактау грамотасы һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International