Бадминтон турниры

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Кама Тамагы районының 85 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышлап “Акчарлак” спорт сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча районара турнир үткәрелде. Турнирда Буа, Югары Ослан, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан 50дән артык спортчы катнашты. Команда зачетында Кама Тамагы районы командасы беренче урынны яулады һәм җиңүче кубогына лаек булды. Киеренке көрәштә икенче урынны– Буа районы, өченче урынны- Тәтеш районы командалары алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International