4 сентябрьдә Олы Кариле мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры артистлары "Мәхәббәт баскычлары" дип исемләнгән комедия күрсәтте.
Тирә-як авыллардан килгән тамашачылар һәм олы карилелеләр рәхәтләнеп ял итте. Резедә ролен Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча төшерелгән "Ак чәчәкләр " фильмында Гөлшаһидә ролен уйнаган Резедә Сәләхова башкарды. Тамашачылар МР башкарма комитеты мәдәният бүлегенә һәм мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллинга рәхмәтләрен белдерә.