Андрей Лихачев, Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы. 13 сентябрьдә мин беренче тапкыр сайлауга барам, үз республикам язмышы өчен җаваплылык хисе тоям. Үзебезнең поселок, район, республика өчен файдалы гамәлләр кылырга телим, ә бездә моның өчен киң мөмкинлекләр тудырылган. Мин булачак Республика Президенты, җирле үзидарә Советына депутат өчен тавыш бирә алуым белән горурланам. Бу сайлауларда минем тавышым әһәмиятле булачагын беләм.
Илфат Дәүләтшин, пенсионер. Миңа сайлауларда катнашу хокукы бирелгән. Һәм бу хокуктан файдалануны үземнең бурычым дип саныйм. Без алдынгы республикада яшибез, һәм минем тавышым гаиләм, балаларымның киләчәген билгеләү өчен әһәмиятле дип уйлыйм.
Ләйсән Кәримуллина, социаль яклау идарәсенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге җитәкчесе. Мин сайлауга барам, чөнки ул конституция тарафыннан бирелгән хокукым һәм ил гражданины буларак бурычым да. Илебез тормышын үзгәрткән карарларга минем тавышым да керер. Республика һәм районда бара торган уңай үзгәрешләр миңа бик ошый һәм мин аларның дәвамлы булуын телим.