Үз өйләрендә сайладылар

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Көннең икенче яртысында 1650 нче участок сайлау комиссиясе әгъзаләре Марат Саттаров һәм Светлана Филлипова сайлау участогына килә алмаучыларның өйләренә барды. Башта алар Бөек Ватан сугышы инвалиды толы, тыл хезмәтчәне Сәлимә Шакир кызы Дәүләтшинада, аннары Андрей Иванович Шульгада , Флера Нигъмәтҗан кызы Галиәкбәровада, тыл хезмәтчәннәре Екатерина Ивановна Старожукта, Раиса Сергеевна Старостинада булдылар. Барлык өйдә сайлаучылар да гражданлык бурычларын үти алуларыннан канәгать калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International