Ачык ишекләр көне

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

Халыкка уңайлы булсын өчен 18 сентябрьдә (җомга) сәгать 8.00дән 20.00гә һәм 19 сентябрьдә (шимбә) сәгать 10.00нан 15.00гә кадәр барлык салым инспекцияләрендә Ачык ишекләр көне үткәрелә.

Чара кысаларында теләгән һәркем физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымы исәпләү тәртибе һәм түләү турында белә ала. Шулай ук урында дөрес булмаган мәгълүматлар тапканда салым инспекциясенә гариза язарга, салым түләү өчен квитанцияләр алырга, салымнан ташлама алуга гариза язарга, “Салым түләүченең шәхси кабинеты”на керү мөмкинлеге алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International