Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре!

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас теләкләремне кабул итеп алыгыз.

Әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә районыбыз хакына куйган олы хезмәтләре өчен ихтирам һәм рәхмәтләремне белдерәм. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Халкыбызның әдәп-әхлак өлгесен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны яшь буынга тапшыру эшендә дә сез безнең төп таянычыбыз. Сезгә чын күңелемнән рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телим.

Алдагы тормышыгыз якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең юлдашыгыз булып калсын!

П.Н.Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International