1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен комиссарат ишекләре кабат ачылды. Бу көнне чакыру кәгазе алучылар комиссиягә килде. Безнең район да шушы чакыру кампаниясенә үз өлешен кертергә тиеш һәм хәрби комиссариатта ул язгы чакырылудан ким булмаячак дип ышандырдылар. Билгеләнгән йөкләмә, әлбәттә, үтәләчәк, хәзер хәрби хезмәттән читләшүче егетләр саны кими бара. Календарьгә игътибар итсәгез, 1 октябрь җитте, димәк, солдат яшендәге – 1988-1997 елларда туган егетләрне барлар чак. Көзге чакырылыш Кыш бабай килгәнче – 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин бүген журналистларга сөйләгәнчә, республика буенча бу елның октябрь-декабрь айларында чакырылыш комиссияенә 20 меңнән артык кешене көтәләр. План буенча армиягә дүрт меңен җибәрәсе: шуларның 40 процентын – коры җир гаскәрләренә, 12 процентын – РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә, 11 процентын – хәрби диңгез флотына, 8әр процентын – ракета, хәрби десант гаскәрләренә һ.б. Татарстан егетләрен армия сафларына 22 октябрьдән озатырга ниятлиләр.
Былтыр да, быел да югары һәм урта махсус белемле егетләрне аеруча күзлиләр, 2500 акыллыбашка кирза итекләр кидерәчәкләр.