Татарстанда көчле җил һәм кар явуы көтелә

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 7-11 октябрь көннәрендә һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә.

Республикада озакка сузылган явым-төшем, көчле җил, кар бураны чыгарга мөмкин. Аерым алганда, 8 октябрьдә көнчыгыш районнарда көчле, яңгыр, юеш кар, кар явуы ихтимал. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-20, урыны белән 22 метрга кадәр җитәчәк. Һава торышы бозылган вакытта юлларда көчле бозлавык хасил булу ихтималы да бар.

7 октябрьдә, төнге сәгатьләрдә һава температурасы –1 градус булачак. Көндез исә 1-6 градус җылы, ә алга таба +2..–3 градус тирәсе сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International