Дини бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәме

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Халкыбызның күркәм милли бәйрәмнәре бик куп. Дини бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәме. Бу бәйрәм уңаеннан, 30 нчы сентябрь көнне Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында өлкәннәр хөрмәтенә багышлап корбан ашы үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгдиев, Кама Тамагы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Ильназ Хуснуллин, Балчыклы авылы җирле Иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Рашит Исламов өлкәннәребезне котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм-кичә чәй табыны артында дәвам итте. Авылыбызның имам-хатибы Рәшит Галиев дин һәм әхлак турында вәгазь, үгет-нәсыйхәтлэр сөйләде. Бу бәйрәмне уткәрүче һәм Балчыклы авылы мәчетен төзегәндә үзенең зур өлешен керткән Шайхутдинов Хәлим Хәмит улына барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Авылыбызның килгән барлык халкы Корбан итеннән пешерелгән ризыклар белән сыйландылар.

Кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияли торган бу бәйрәмне олылыйк!!!

Хөрмәтле өлкәннәребез!!! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез.

Сәлам юллыйбыз Сезгә ,
Олкәннәребез,
Сезнең матур бәйрәм көнендә.
Җылы, назлы, жәйге җилләр генә
Кагылып үтсен Сезнең куңелгә.
Бу тормышка барысын бирсәгез дэ
Үзгәрмәгән изге куңелегез.
Гади, дөрес әйткән сузегез
Түзем, сабыр, горур үзегез.
Сәлам юллыйбыз
Сезгә Күңел җырыбыз булсын бүләккә.
Матур, назлы, изге сүзләр генә
Кабул итсен Сезнең йөрәкләр!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International