2015 елдан салым законнарына үзгәрешләр кертелгәнлектән, РФ Салым кодексының 407 маддәсе 1 пункты нигезендә, физик затлар милкенә салым буенча салым ташламасына хокуклы гражданнар түбәндәге корылмалардан бер объектка карата ташлама алырга мөмкин: фатир яки бүлмә; торак йорт; һөнәри- иҗади эшчәнлек алып бару өчен ( мастерской, студия һ.б) файдаланылган бина яки корылма; ШЯХ, бакча һәм дача ширкәтләрендә (бакча, дача йортлары) урнашкан 50 квадрат метрдан кимрәк булган корылмалар яки хуҗалык корылмалары; гараж яки машина урыны.
Салым түләүче ташламага хокукның тормышка ашыру максатларына, агымдагы елның 1 ноябренә кадәр салым ташламасы биреләчәк салым салу объектын сайлау турында билгеләнгән форма буенча салым органына хәбәр бирергә тиеш. 1 ноябрьдән соң беренчел яки тулыландырылган хәбәрләр кабул ителми. Салым түләүче тарафыннан мондый хәбәр кермәсә, салым ташламасы автомат рәвештә максималь исәпләнгән салым суммасы белән һәр төрдән бер салым салу объектына бирелә.