Башкалага экскурсия

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

«Россия Пенсионерлар союзы»ның район бүлекчәсе рәисе Фәүзия Иванова инициативасы һәм муниципаль район башлыгы Павел Лоханов ярдәме белән Өлкәннәр көне кысаларында 17 пенсионер Казанга экскурсиягә бардылар.

Көне буе алар башкалабызның матурлыгы белән хозурланды. Казан Кремленең тарихи- мәдәни үзәгендә, Кол Шәриф мәчетендә һәм Зилант Изге-Успен хатын-кызлар монастыренда булдылар. Көн уңышлы узды. Барысы да онытылмас тәэсирләр алды. Сәфәрнең иганәчесе- “Бэркут” АТП (җитәкчесе Рифат Вәлиев).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International