Корбан гаете — рәхмәт, мәрхәмәт, шәфкатьлелек бәйрәме.

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Корбан бәйрәме — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Шушы бәйрәм уңаеннан, 25 сентябрь көнне Каратал авылы мәдәният йортында корбан ашы үткәрелде. Бәйрәмне үткәрү өчен Зиннәтов Илдар Хәйдәр улы  Корбан чалдырды.  “Хәйруллинның хәйрия фонды”, Фәйзуллин Җәүдәт, Сибгатуллин Рашат, Сөләйманов Шамил, Яруллина Талияләр дә, чараны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертте.     Мәҗлесне авыл җирлеге башлыгы Сәгьдиев Ильдус Хатип улы ачып җибәрде һәм сүзне Фәйзуллин Җәүдәт Талип улына бирде, ул Корбан чалу–Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, ахирәт хәстәрлеге икәнлеген аңлатып,  вәгазьләр сөйләде. Корбан ашыннан, өстәлдәге сый - нигьмәтләрдән авыз иткәч, ирләр җомга намазына дип таралышталар.  Алардан сон корбан ашына хатын кызлар җыелды. Мәҗлесне Камәрия апа Сөләйманова алып барды. Илебез, районыбыз, авылыбыз, һәр йорт иминлеге, исәнлек–саулыгыбыз өчен,  гаиләләр таркалмасын, балаларыбыз миһербанлы, игелекле булсын дип, барлык йолаларына туры китереп теләкләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International