Шәһит Зарипов 1961 елда Олы Карамал урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаганнан соң Питрәч районындагы УМСХ– 3 һөнәри училищеда киң профильле тракторист-машинист белгечлеге ала. Аннан туган хуҗалыгы “Кама” колхозында МТЗ– 2 маркалы тракторга утыра. Тик озак эшләргә туры килми, Армия хезмәтенә чакырыла.
Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, 1965 елда Тәтеш автомәктәбендә шоферлыкка укый. Авыл җирендә механизатор бөтен төр техникага утырып эшли. Шәһит Зарипов та кирәк чакта трактор, машина, комбайн руле артына да утыра, техника да ремонтлый. Урак чорында булышырга илебезнең башка төбәкләренә командировкага барырга да өлгерә.