19 декабрь кичендә Атабай авылында Яңа ел -2016 чыршысының утларын кабызу бәйрәме үтте. Мәдәният йорты мөдире Рәмис Зиннәтуллин әзерләгән театральләштерелгән тамашада Убырлы (Һадиева Әлфия), үзенең кызларын, Кыш бабай һәм Кар Кызы ярдәмендә эшкә өйрәтте. Ә кызлар-Йокыбану (Әлфия Шарафиева) һәм Җилбикә (Әлфия Валиева) аларга рәхмәт йөзеннән, килгән кунакларны, Кыш бабай белән Кар Кызын, Рахматуллина Рушания пешергән кайнар коймак белән сыйладылар. Соңыннан, чыршы янында биюләр, уеннар оештырылды һәм Кыш бабай белән Кар Кызы чыршы утларын кабызып, киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштылар. Ә киләсе очрашу, Рәмис Зиннәтуллин әйтүенчә 29 декабрьдә була. “Ул көнне Атабайлыларны Балмаскарадка Яңа ел белән котларга Кыш бабай белән Кар Кызы һәм башка кунаклар килә.” –диде ул.