Кама Тамагы Рудник урта мәктәбенең укучысы ТР “Галстуклы ил” профильле сменада катнашты

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе
5 гыйнварда “Костер” республика балалар сәламәтләндерү  белем бирү үзәгендә ТР “Галстуклы ил” балалар оешмалары активислары өчен профильле смена ачылды. 
Лагерь Татарстаннан 160тан артык делегат кабул итте. Безнең районнан форумда балалар  иҗтимагый берләшмәсе район советы рәисе, Рудник урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Руза Хәйретдинова катнашты.
–  Лагерьдагы көннәр вакыйгаларга бай, кызыклы һәм эчтәлекле булды, – диде Руза.
Смена республикада балалар хәрәкәтен үстерү өчен шартлар тудыру, инновацион, проект, социаль эшчәнлекне стимуллаштыру буенча эшчәнлек кысаларында үткәрелде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International