Кама Тамагы районы Затон урта мәктәбендә хәрби комиссар Дамир Сергеев белән традицион очрашу булды

2016 елның 12 феврале, җомга

Патриотик тәрбия, Батырлык айлыгы һәм “Марш парков- 2016” Республика акциясе кысаларында Кама Тамагы районы хәрби комиссары Дамир Сергеев белән традицион очрашу булды.

Анда 8-9 сыйныф укучыларына Санкт-Петербург хәрби академиясе турында фильм күрсәтелде. Фильмнан соң Дамир Владимирович дөрес һөнәр сайлау мөһимлеге турында сөйләде, мәктәптә әйбәт уку һәм яхшы физик әзерлек ил киләчәгенең нигезе булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International