Хөрмәтле интернационалист -хәрбиләр!

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле интернационалист хәрбиләр!

Шушы көн уңаеннан чын күңелдән теләкләр кабул итегез. Бүген традиция буенча Әфган сугышын үткән, башка сугышларда катнашучыларны, интернационалист хәрбиләрнең батырлыкларын рәхмәт хисе белән искә алабыз.

Безнең районда сугыш кичкән, авыр сынаулар узган 100дән артык кеше бар. Без сезгә батырлыгыгыз, актив һәм җаваплы гражданлык позициягез өчен рәхмәт белдерәбез. 

Сез кырыс сынауларга каршы торырга ярдәм иткән какшамас хәрби туганлыкны саклап калдыгыз. Хәрби дуслыкка тугры калырсыз дип ышанабыз. Сезгә сәламәтлек һәм тынычлык телибез. Гаиләләрегездә һәрчак иминлек һәм бәхет яшәсен! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International