Чара «Таттелеком» ПАО ярдәме белән оештырылды.
Анда Кама Тамагы район элемтә бүлеге җитәкчесе Нәбиуллин Миннур Нурулла улы һәм элемтә үзәгендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыгучылар, укытучылар җитәкчелегендә Рудник урта мәктәбе укучылары катнашты.
Балаларның Г. Тукай иҗатын яхшы белүе - шигырьләр, җырлар, биюләр башкарулары һәм сәхнә күренешләрен куюлары уңай тәэсир калдырды. Аларның күпчелеге рус милләтеннән булуына карамастан татар телендә бик яхшы чыгыш ясавы зур соклану уятты.
Кичә Кама Тамагы ПАОның балаларга татлы бүләкләр таратуы һәм бергә фотога төшү белән тәмамланды.