“lT- чемпион” конкурсына “Иң актив мәктәп” номинациясендә Кама Тамагы татар урта мәктәбе беренче урынга чыкты

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

9 февральдә Иннополис университетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында “lT- чемпион -2015” Республика конкурсының l һәм ll этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

“lT- чемпион” конкурсына “Иң актив мәктәп” номинациясе дә кертелгән иде. Аның йомгаклары буенча һәр муниципаль районда бер укучыга туры килгән уртача балалар саны буенча җиңүче билгеләнде. 2015 елда район мәктәпләре арасында бу номинация буенча Кама Тамагы татар урта мәктәбе беренче урынга чыкты һәм кыйммәтле бүләк – плазмалы телевизор белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International