24 февральдә район мәдәният йортында өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының җиденче утырышы булды

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Анда районның 2015 елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар ясалды.

Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе  Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, ТР буенча Россия МЧСның баш идарәсе җитәкчесе, ТРның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр Рафис Хәбибуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, ТР туризм буенча агентлык җитәкчесе Сергей Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты. Депутатлар, учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, чакырылган кунаклар алдында отчет доклады белән муниципаль район башлыгы Павел Лоханов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International