Кама Тамагы районы Атабай авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә бәйрәм кичәсе уздырылды

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар көне – аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. 

Бәйрәмгә килгән ир-егетләребез, котлаулар кабул иттеләр, концерт номерлары тыңладылар, авылдашлары, бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче Валиев Алмаздан да бәйрәм котлавы тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International