1 февральдән бала тәрбияләүче гаиләләргә пособиеләр арттырылды

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бу балалар өчен түләнүче акчаның барлык төрләренә дә кагыла.

Хәзер бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 15 мең 500 сум. Мәҗбүри социаль иминләнмәгән гражданнар өчен яшь ярымга кадәр бала караган өчен айлык пособие күләме беренче бала өчен 2 мең 900 сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен – 5 мең 800 сум. Авырлы хатын-кызлар медицина учреждениесенә исәпкә басканда бер тапкыр түләнүче пособие күләме дә артты. Индексация күләме 7 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International