“Кама Тамагы гипс руднигы ААҖ “Югары социаль нәтиҗәле Россия оешмасы” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында җитештерү өлкәсе оешмаларында производство травмасы һәм һөнәри авыруларны киметкән өчен” номинациясендә икенче урын алды.
20 февральдә Татарстан Республикасында социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча комиссия утырышында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры предприятиенең генераль директоры урынбасары Сергей Алешинга диплом тапшырды.