Кама Тамагы районы Олы Салтыкта савым сыерлары асралучы фермада Әлфия Яруллина, Гөлсинә Садыйкова һәм Рәмзия Талипова хезмәт куя

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе
Аларга лаборант Рифа Нәбиуллина булыша. Сыер савучылар барысы да терлекчелектә 30 елдан артык эшлиләр.
Тәҗрибәлеләр, шуңа күрә аларга иң авыр һәм җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар. Группадагы малларны көнгә өч тапкыр саварга һәм яхшылап ашатырга кирәк. Алар группасында бер сыердан иң азы 10, иң күбе 25 литр сөт савыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International