Бәйрәм уңаеннан, үзешчәннәр Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” спектаклен күрсәттеләр

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

     8 март көнне Олы Карамал мәдәният йорты халык белән тулы иде.  Бәйрәм уңаеннан,    үзешчәннәр  Рәмзия Хөсәенованың   “Табылдык” спектаклен күрсәттеләр. Спектакль алдыннан,  барлык килгән кунаклар яңа пешкән коймак белән чәй табыны артында сыйландылар. Аннан соң, Олы Карамал җирле үзидарә башлыгы Эдуард Илгизәр улы Байдамшин хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, изге , матур теләкләрен җиткерде.  Спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. 4 йортлы авылда яшәп ятучы,  4 карчык авыл бетүгә кайгырып,  авылны яшәтү өчен “план” коралар. Авылга “ялгыш” эләккән егет күрше авылы  кызы почтальон Разияга гашыйк була. Авыл әбиләре бу форсатны кулдан ычкындырмас өчен төрле хәйләләр кора.  Спектакль җыр-бию белән үрелеп бара. Яшь “артистлар” -Инсаф Дәүләтшин, Гөлия Хөснуллина, Данияр Әскәровларның  үз образларын ачып, оста итеп башкарулары  тамашачы күңеленә бик хуш килүен аеруча әйтеп үтәсе килә. Әсмабикә - Гөлнара Хөснуллина, Гатия - Фирдәвес Әскәрова, Хәерниса- Резидә Нәҗмиева, Сылубикә- Гөлшат Мөхәммәдшина спектакльнең уңышына үзләренең  өлешләрен  керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International