“Хатын кызның күңеле 18 дә...”

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Атабай авылы мәдәният йортында Халыкара хатын кызлар көненә багышланган “Хатын кызның күңеле 18 дә...” дип аталган бәйрәм кичәсе булды. Атабай авылы хатын кызларына  Иске Казиле үзешчән сәнгатьтә катнашучылары бәйрәм концерты оештырдылар. Шулай ук авылдашларын бәйрәм белән Фәния Галиева, Резеда Шакирова, Гөлшаһидә Каримова, Гөлназ Галиуллина да котлады. Кечкенә кызлар Диана Закирова, Самирә Закирова һәм Назлыгөл Галиуллина җырлары да Атабайлылар күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International