Кама Тамагы зиратында Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләрен җыештыру буенча зур өмә оештырылды

2016 елның 4 мае, чәршәмбе
30 апрельдә Кама Тамагы районы эчке эшләр бүлеге ветераннары полиция хезмәткәрләре белән бергә Кама Тамагы зиратында Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләрен җыештыру буенча зур өмә оештырды.
“Без фронтта көрәшкән һәм тылда эшләгән Николай Шестанов, Иван Атяпин, Ваяз Гафиатуллин, Ваһап Галиевның, шулай ук участок инспекторы булып эшләгән, хезмәт буенча бурычын үтәгәндә һәлак булган Виктор Гуслев каберләрен чистарттык. Җиңү көне җиткәндә бу кешеләрнең каберләрен тәртипкә китерү – безнең бурыч”,– ди эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Марс Данилов.
Изге эшне тәмамлагач, ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International