Иске Казиле авыл җирлегендә “Авыл бәйрәме”

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

 Инде 3 ел Иске Казиле авыл җирлегенә кергән авыллар “Авыл бәйрәмнәре” уздыралар иде. Узган еллардан аермалы буларак, быел, 29 май көнне Иске Казиле, Каратал, Атабай һәм Бишалаб авыллары халкы берләшеп, элек Сабантуй була торган мәйданда “Авыл бәйрәме” уздырды. Бәйрәмнең башлап йөрүчеләре  Каратал авылы ТИҮ рәисе Гимадиев Мидхәт Мансур улы, Иске Казиле авыл ТИҮ рәисе Кадыров Равил Бәкир улы иде. Аларга Хасанов Әхмәт Әхәт улы, Закиров Айнур Габделкәриб улы кушылды. Бәйрәм булгач ярышлар булмый калмый инде ул, ярышларга бүләк алырга кирәк. Кадыров Равил Бәкир улы татар көрәшнең бөтен категориясенә дә бүләкләрне үзем әзерлим, шулай ук абсолют батырга да тәкә миннән булачак диде. Аркан тартышучы ир атларга бүләкләрне Иске Казиледән Сагдиев Илдус Хатип улы, җигүле бизәлгән атларга бүләкләрне Атабайдан Валиев Радик Рембик улы, көянтә чиләк белән су ташучыларга бүләкләрне  Бишалабтан Нәҗмиева (Хабибуллина) Рәсимә Шәрифҗан кызы, 24 кг. лы гер күтәрүче ир-атлар арасында 3 нче урынны алучыга бүләкне Иске Казиледән Кадырова Фирдәвес Равил кызы, ат чабышында 3 нче урынны алучыга бүләкне Караталдан Сөләйманова Дамирә Денис кызы әзерләде. Иң соңыннан килүче атка дип Зиафатова Сания Закир кызы, иң кечкенә көрәшчегә дип Иске Казиледән Гыйлметдиновлар гаиләсе бүләк тапшырды. (Бәйрәм барышында Кама Тамагында яшәүче, Болгаер кызы Дәүлетшина Минзифа иң соңыннан килүче атка дип 5 мең сум акча бирде). Шулай ук авыл халкы  бәйрәмне уздыру өчен үзеннән өлеш кертте. Монда инде 5 әр мең сум акча бирүчеләр – бертуган Сабирҗановлар Илшат һәм Дамир Кәлимулла уллары, Усманова (Хамидуллина) Равия Нариман кызы иде. Шулай ук Караталдан Яруллин Галимҗан Зиннәтулла улы һәм Атабай мәчете 3 әр мең сум акчалата ярдәм итте. Авыл халкы биргән 1000 сум, 500 сум акчаларны, күп санлы бүләкләрне санап та торырга кирәкмидер.

      Бәйрәм көне җитүгә авыллар, шәһәрләрдән кайткан туган-тумачалар, балалар, кунаклар белән гөрләде, күптән күрешмәгән дуслар,  кардәшләр,  танышларның шат авазлары белән тулды. Алдагы көнне күптән көтелгән яңгырның явып узуы да күңеләрне сөендерде.

     Бәйрәм мәйданы  ярышлар, күңел ачу чаралары өчен алдан ук хәстәрләнде.  Утырыр өчен эскәмияләр белән әйләндереп алынган зур түгәрәктә капчык сугышы ярышы өчен баганалар урнаштырылды. Мәйданның түрендә җыр-бию, уеннар һәм  бәйрәмнең иң куңелле ярышы – милли көрәш өчен  урын әзерләнде.

      Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. Иске Казиле үзешчән сәнгаттә катнашучылары бәйрәмне гармунчылар чыгышы, матур бию, уеннар белән башлап җибәргәч, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатип улы Сәгдиев бәйрәмне ачык дип белдерде. Бәйрәм уздырырга дип Атабай авылының имам хатибы  Фәйзуллин Җәүдәт Тәлгат улы хәер-фатиха биргәч, тәбрикләү сүзләре башланып китте. Бәйрәмгә килүчеләрне Кама Тамагы районы башлыгы Лоханов Павел Николаевич, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатип улы Сәгдиев, Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Валиев Илфат Илдарович, төрле елларда Ленин исемендәге күмәк җуҗалык рәисләре булып эшләгән Гатин Ринат Гумерович, Гарафиев Зөфәр Галимуллович, Гимадиев Мидхәт Мансурович котлады.

       Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды. Үзләренең дәртле җырлары һәм биюләре белән халыкның кәефен тагын да күтәреп җибәргәч, бәйрәмнең күңелле уеннары башланып китте. Гармунчылар чыгышы, бизәлгән җигүле атлар мәйдан бизәге булды.

    Ярышлар - искиткеч күренеш- атлар чабышы белән башланып китте. Ярышта күрше авыллардан килгән йорт, эш атлары чабышты. Авыл халкының туган тумачасына көч биреп дәррәү килеп атларны каршылавы, кызыксыну катыш дәрт белән чабышкыларны күзләве дисеңме, чабышкы атларның муенына сөлге урап мәйдан әйләндергәндәге алкышлар  һәммәсе күңел күтәренкелеге, шатлык, куаныч, сөенеч, бердәмлек белән сугарылган иде. Красновидовадан –Алексей, Чаллыдан-Миннегалиев Радик, Иске Казиледән - Хамидуллин Радик, Атабайдан Юсупов Рөстәм, Олы Кариледән Галимзянов Маннур чабышкылары көч сынашса, аларны старттан озатучы һәм фиништан каршы алучы Закиров Айнур һәм Хасанов Әхмәт булды.

     Чүлмәк вату ярышы, капчык киеп йөгерү уеннары чын мәгънәсендә күңел ачу өчен булды. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга маташучыларны, билгә кадәр капчык киеп билгеле бер араны йөгереп урап килүне Байтимирова Хәмдия белән Хасанова Рушания оештырып торды.  Тик күзенә берни күренмичә каяндыр нәрсәнедер таба алуны бөтен кеше дә булдыра алмый шул, ә бар көче белән чүлмәк ватам дип такыр җиргә эләктергән кешеләрне дә, капчык эчендә чәбәләнүне күзәтү  дә үзе бер күңелле күренеш.

     Ике ир бил турысындагы биеклектә урнаштырылган баганага кара-каршы менеп утырганнар да, салам тутырылган капчык белән көндәшен бәреп төшерермәкче булалар.  Байтимиров Гарифҗан оештырган әлеге уенда төрле яштәге ир-егетләр  елгырлыкларын да көчләрен дә, җитезлекләрен дә сынады.

      Закирова Айгөл белән Хасанова Фидания янына иңгә көянтә-чиләк асып мөмкин кадәр суны түкмичә беренче килергә дип яшь киленнәр дә, ак яулыклы апалар да, егетләр һәм абыйлар да җыелды.

       Йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү ярышын да бик кызык итеп Хасанова Гөлназ һәм Вафина Илүзә оештырды. Авызларына кашык капкан ике кеше йөгереп мәйдан әйләнәләр. Кашыкка кул белән тияргә, йомырканы төшереп җибәрергә  ярамый, ләкин беренче булып килеп җитәргә кирәк.

   Сөләйманова Дамирә һәм Вафина Илүзә, мәйданда  матур итеп татар биюен башлап җибәрделәр, аларга тамашачылар кушылды.

      Ир-егетләр арасында да, хатын кызлар арасында да аркан тартышу бик кызыклы булды. Әллә бүләкләре кызыктырды, әллә инде чынлап та көчләрен сынап карыйсылар килде Закиров Айнур янына ир-егетләрдән 10 команда, хатын-кызлардан 4 команда җыелган иде.

      Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында кул көрәше, ирләр һәм яшүсмерләр арсында гер күтәрү ярышларын да Закиров Айнур, Кадыров Радик оештырдылар да, үзләре дә көч сынаштылар.

      Көрәш – кешенең батырлыгын, яшәү көчен, сугышчанлыгын сыный торган ярыш. Безнең бәйрәм дә көрәшсез узмады. Бәйрәмнең  буеннан буена диярлек сузылган әлеге көч сынашуда абсолют батыр билгеләнә. Безнең бәйрәмнең абсолют батыры булып Кадыров Радик Равил улы булды. Ул  традицион бүләк – тәкә  һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

      Бәйрәм шулай мәйданда ярышлар, Казан артистлары, Иске Казиле үзешчән сәнгаттә катнашучыларның,    кайткан кунакларның концерт номерлары белән шау-гөр килеп ахырына якынлашты. Җыеннан халык әкрен генә авылга таба, урамнарга таралды.

      Шулай итеп Иске Казиле җирлегендә уздырылган бу бәйрәм тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өстәде, ел буена җитәрлек шаян көч бирде.

Халык рәхәтләнеп аралашты, бәйрәм итте. Озын кышта бераз талчыккан күңелләр күтәрелеп, җилкенеп алды.

 

 

                                                     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International