Авыл коне бик кунелле утте

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Сатлыган авылында “Саумысез авылдашлар” дигэн  исем астында авыл коне булды.Менэ оченче ел инде бу очрашу авылдашыбыз А.Хайруллиннын “Саумысез авылдашлар” дигэн  шигыре  белэн башланып китэ. Очрашуга туган якларын, авылдашларын, сабакташларын, дусларын сагынып Екатеринбургтан, Элмэттэн, Чаллыдан, Тубэн Камадан, Болгардан, Казаннан бик куп авылдашларыбыз кайтты. Бэйрэмне Каратай авылы  жирле узидарэ башлыгы Монир Габдулла улы Хамидуллин ачып жибэрде, аннан суз авыл жирлеге имамы Яhуд абый Галимовка hэм ветераннар советы рэисе Зифа Садриевага бирелде. Бэйрэмдэ авылдаш-юбилярларны туган коннэре белэн тэбриклэдек, шулай ук 50-ел бергэ гомер  иткэн авылдашларыбыз Идиятов Таузит абый белэн  Сэрия апаны, Хайруллин Эльхэп абый белэн Рафика апаны алтын туйлары белэн котладык hэм Ибрагимов Вахит абый белэн Халидэ апаны рубин туйлары,Хайруллин Исхак абый белэн Энисэ апаны мэржэн туйлары, Хайруллин Хэмит белэн Миляушэне комеш туйлары белэн тэбрик иттек, шулай ук авылыбызнын  ин актив ир егетлэрен дэ котлап уттек.Бэйрэмдэ узлэренен монлы жырларын булэк иттелэр Нурфия Магдиева, Аделия Насыбуллина, Елена hэм Аделина Хайруллиналар, Ильсур Хамидуллин, баянда уйнады Энэс Магдиев. Бэйрэм жыр-бию, халык уеннары белэн аралашып барды, кайнар коймак, плов, бал белэн  чэйдэн hэр кеше авыз итте. Авыл коне бик кунелле утте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International