“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” Республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан үткәрелә. Ул беренче сыйныфка баручы балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә хәйриячеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Традицион рәвештә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге акцияне оештыручылар булып тора. Акцияне оештыручыларның бурычы- мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныфка баручының тормышындагы әһәмиятле бу көнне бәйрәм итү өчен мөмкин булганнарны эшләү. Яңа уку елында беренче сыйныфка 128 бала бара. Аларның 33 ярдәмгә мохтаҗ.