Кама Тамагы районы мөхтәсибәте Рамазан аенда кергән фитра сәдакасы акчасына 25 продуктлар җыелмасы пакеты әзерләп өләште

2016 елның 9 августы, сишәмбе
Рамазан аенда һәр мөселманга фитра сәдакасы бирү фарыз. Аны мохтаҗларга, ятимнәргә бирү зарур. 
Район мөхтәсибәте, шәхсән Галимулла хәзрәт Яруллин һәм Мөнирә абыстай Хәлилуллина Рамазан аенда кергән фитра сәдакасы акчасына 25 продуктлар җыелмасы пакеты әзерләп район үзәгендә яшәүче 14 яшькәчә булган мөмкинлекләре чикләнгән, күп балалы һәм ятим балаларга өләште. Аллаһы Тәгалә биргән сәдакаларыбызны кабул әйләсен, изге гамәлләребезне дәвамлы итсен. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International