Иманлы бала

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Азан тавышы дәшә мәчетләргә

Иманга кил, Адәм баласы!

Исләреңә төшер, бер мизгелдә

Бөтен байлык каласын.

 

Намаз сафларына тезелешик,

Соңга калмыйк тәүбә итәргә!

Калебләрне сафландыру кирәк,

Җәннәт капкаларын үтәргә!

 

“Иман” баскычына менә алсаң,

Баса алсаң туры юлыңа.

Ахирәткә кайту җиңел булыр

Аллаһ ярдәм итәр колына!

 

Көтүләр инде куылган, каз-үрдәк су буена озатылган. Иртәнге кояш нурларында иркәләнеп авылның яшь буыны мәчеткә атлый. Чибәр, яулыклы нәни кызлар, түбәтәйле нәни егетләр.

Беренче августтан унынчы августка кадәр Балчыклы авылы мәчете мәхәлләсе балалар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды, абыстаебыз Мөршидә ханым балаларга Ислам диненең асылын, пәйгамбәребез Мөхәммәт мостафа салаллаху галәйгивәссаләмнең тормыш юлларын аңлатып, мәрхәмәтле, игелекле, иманлы булырга өндәде. Мәчеткә унбишләп бала кондә мәчеткә килеп узләренең белем чишмәләрен тулыландырдылар. Хәтта алар арасында ерак араларны якын итеп килуче, Кыртапа авылыннан Әсфан абый узенең оныгын көндә мәчеткә алып килеп дин гыйлеменең асыллыгына төшендерде.

 Саубуллашыр көнне районыбызның мөхтәсибе Галимулла хәзрэт балаларның алган белемнәрен сорашып, вәгазь сөйләп, аларга күп бүләкләр өләшеп иманлы булырга ондәде, балаларның шат күңелләрен күрү үзе бер бәхет иде. Шулай ук, Җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев балаларга укыгыннарны тирәнтен үзләштерергә, ел дәвамында уза торган каникулларда кабатлау-уку дәресләре үткәрергә дигән тәкъдим ясады. Мәчетнең имам хатибы, Балчыклы авылы Җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Рәшит хәзрәткә һәм Мөршидә абыстайга һәр көн саен балаларга буләкләр әзерләп сабыйларга тәм-томнар, китаплар өләшүе һәм уку дәресләре өештырганнары өчен үзенең зур рәхмәтен белдерде. Авылыбызга кагылышы булмасада, әмма дә ләкин балаларның күңелләрен күрим, зур савапка ирешим әле диеп уку вакытында иганәчелек иткән Кыртапа авылыннан Әсфан Гыйлфановка балаларның әти-әниләре исеменнән һәм шәхсән үзеннән зур рәхмәтен җиткерде.

Хөрмәтле авылдашлар, райондашлар! Киләчәктә дә шушындый укулар үткәреп үзебезнең киләчәк буынны иманлы, тәртипле, шәфкатле, михербанлы итеп үстерергә насыйп булса иде.

 

Ләйсән Сәгъдиева.

Балчыклы авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International