Мәктәпләрнең яңа ук елына әзерлеген тикшерү тәмамланды. Районда Роспотребнадзор һәм Госпожнадзор вәкилләреннән торган комиссия эшләде. Барлык уку йортларының да куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүен тикшерделәр. Мәктәпләрнең яртысы тулы күләмдә кабул ителде. Ике мәктәптә капиталь ремонт тәмамланып килә. Калган мәктәпләргә 25 августка кадәр җитешсезлекләрне бетерергә киңәш ителде.