Урып-җыю - 2016

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Районда урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша.

Бөртеклеләрнең 70 проценты җыеп алынган. Һава шартларының уңайлы торуы планда каралган эшләрне вакытында башкару мөмкинлеге бирә.Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча "Олы Кариле" ААҖ 17 августка бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлауны планлаштыра. "Кама Тамагы" АХП да сабан культураларын җыеп алу төгәлләнеп килә, чиратта техник культуралар-рапс, көнбагыш. Кайбер бүлекчәләрдә уҗым культуралары чәчүгә керештеләр. Бүгенге көнгә мәйданнарның 1415 га чәчелгән, шуның 895 га арыш, 520 га бодай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International