"Бердәм Россия" мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Кама Тамагы муниципаль районында

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

17 август көнне  Кама Тамагы муниципаль районында "Бердәм Россия" мобиль иҗтимагый кабул итү  булып узды.

Иртәдән мобиль иҗтимагый кабул итү Кама Тамагы штп РайПО мәйданында эшләде. Белгеч Шәрәфиева Диләрә Галиәхмәтовнага нибары 7 кеше мөрәҗәгать итте. Түбәндәге сораулар яңгырады:

- Заовражный Каратай урамында газ кертү;

- юл төзелеше;

- сугышчы интернационалистларга ташламалар;

- поселок эчендә йөргән хайваннарның хуҗаларын җаваплылыкка тарту.

Төшке аштан соң Куйбышев Затон штп белгечкә 6 кеше сорау бирде:

- инвалидность буенча колак аппараты бирелү;

- заказлар белән РБФ ны тәэмин итү;

- поселокта педиатр һәм теш табибы булмау.

Барлык сораулар да язып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International